Быел Казанда уртача хезмәт хакының күпме булуын әйткәннәр

Алга таба эш хакының уртача 8 процентка үсүе көтелә.

2023 ел йомгаклары буенча Казанда уртача хезмәт хакы 60,9 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шәһәр Думасы утырышында шул хакта сөйләп үткән, дип яза “КП-Казань”.
2024 елда башкалабызда яшәүчеләрнең эш хакы уртача 65,8 мең сумга, 2025 елда – 70,6 мең сумга җитәр дип фаразлана. Алга таба аның якынча 8 процентка артуы көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү