Аларга берни кызганыч түгел! Ул һәм кызларының туган көннәрен билгеләп узган әти-әниләрдән мондый сүзне ишетергә туры килә. Купшы бәйрәмнәр уздыру, бер чарадан икенчесенә йөртү бала кубызына биюме, әллә башкалар алдында үзеңне күрсәтүме? Балалар уены зурларның баш бәласенә әйләнмәсен өчен нишләргә? Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әнә шул хакта фикер алышабыз.
Туган көн – гаилә бәйрәме
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев белән шагыйрә Резеда Гобәева ике бала тәрбияләп үстерә. Бәйрәмнәр уздыруга исә гаиләнең үз фикере бар.
– Хәзер әти-әниләр балалар бәйрәмен уздыруга бик зур игътибар бирә. Миңа калса, хикмәт әти-әниләрдә генә түгел, ә балаларның бер-берләреннән күреп сораулары, – ди бу уңайдан Резеда Гобәева. – Бер баланың туган көнен зурлап уздырсалар, шуны ук икенчесе дә сорый. Ләкин бөтен әти-әнинең дә мөмкинлеге юк, чөнки андый бәйрәмнәр кыйммәткә төшә. Әйтик, бәйрәм уздыру 50 мең сумнан да ким булмаска мөмкин. Чөнки балаларда акча эшләү ул – бизнес. Аның өчен төрледән-төрле мәйданчыклар ачып кына торалар. Хәзерге балаларны юк-бар әйбер белән дә шаккатырып булмый. Туган көнгә бару да чыгымлы эш бит, бер белмәгән кешегә шалтыратып: «Минем баламның туган көненә килегез», – дип әйтү минем өчен бик читен. Шәхсән үзем чыгымнан бигрәк, кешегә авырлык китерүдән бик уңайсызланам. Кайвакыт үзебезгә дә айга берничә туган көнгә барырга туры килә. Һәркайсына бүләген алып барырга, илтергә, көтеп торырга, алып кайтырга кирәк.
Резеда фикеренчә, бала туу кебек шатлыклы вакыйга әти-әни һәм әби-бабай, якын туганнар өчен генә кадерле.
– Шуңа күрә без соңгы вакытта балаларның туган көннәрен гаилә бәйрәме итеп уздырырга тырышабыз. Дуслар мәктәптә, бергә йөргән түгәрәкләрдә дә котлый ала бит. 1 декабрьдә улыбыз Хәйдәрнең туган көне узды. Башта ул да үзенчә планлаштырган иде. Ләкин мин аңардан: «Сиңа андый туган көн нәрсәгә кирәк?» – дип сорадым. Ул: «Бүләкләр өчен кирәк», – диде. «Улым, нәрсә телисең, шуны алып бирәм, тик туган көнеңне гаилә белән үткәрик», – дидем. Безнең өчен гаилә белән каядыр бергәләп барып ял итү дә – зур бәйрәм. Чөнки әтиләренең дә, минем дә күп вакытыбыз эштә уза. Мондый җылы, рәхәт сөйләшеп утырулардан балаларның да, үзебезнең дә күңелебез була, – ди Резеда.
Аның фикеренчә, туган көннәр, бәйрәмнәр балага сайлау мөмкинлеген бирү, теге яки бу әйбернең кыйммәтен арттыру үрнәге булырга тиеш.
– Балага мотивация бирергә кирәк. Әгәр бар теләгән әйбере алдында булса, аның кадере дә булмаячак. Кызыбызның 10 яшенә кадәр телефоны юк иде. Туган көне алдыннан сайлау мөмкинлеген бирдем: «Туган көн ясыйбызмы, әллә телефон алабызмы?» – дип сорадым. Монда эш акча санауда түгел, ә балага сайлау мөмкинлеге бирүдә, – ди ул.
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова фикеренчә, балалар бәйрәмен, туган көннәрне һәрвакыт билгеләп узарга кирәк, чөнки балачак истәлекләре кешене гомере буена озатып бара.
– Без балаларның һәркайсына, үзләренең теләкләрен искә алып, бәйрәм уздырырга тырышабыз. Аяз инде – үсмер егет. Аның өчен шау-шулы бәйрәмнәр кызык түгел, бүләк кенә сорый. Соңгы елларда үзе шөгыльләнә торган хоккей командасына күчтәнәчләр алып барып сыйлыйбыз. Ә Данил туган көнен ел буе көтә. Бер бәйрәм узуга икенчесе турында уйлый башлый, аны төрлечә планлаштыра. Бәяләргә килгәндә, төгәл генә хәтерләмим, ялгышмасам, узган елгысы 30 мең сумга төште. Камиләбез 2 гыйнварда туды. Шуңа күрә Яңа елдан соң ел да туганнар белән җыелышабыз. 2–3 көн безнең йортыбыз туганнар, бала-чагалар белән тулы була. Аниматор, бәйрәм тортлары, бүләкләр… Кыскасы, һәр бәйрәмне дә истәлекле итәр өчен бар көчебезне куябыз, – ди ул.
Шаккатыру авыр
Ләйсән Галиәкбәрова инде тугыз ел Сабада һәм авылларда балаларга бәйрәмнәр оештыра. Заказлардан бушап торганым юк, ди ул.
– Сабада еш уздырам, ә менә авылларга сирәк чакыралар. Казанга да барганым бар. Миңа калса, Сабада кешеләр тагын да таләпчәнрәк һәм аларга бәйрәм саен яңалык кирәк. Тагын шунысына игътибар итәм: мин эшли башлаган елларда балаларны кызыксындыру, көлдерү, шаккатыру җиңел иде. Хәзер балалар артык иркә, хәтта кечкенәләрне дә шаккатыру, игътибарларын җәлеп итеп тоту бик авыр. «Шулай булырга тиеш. Аниматор моның өчен акча ала», – дип уйлый алар. Клоуннар заманы артта калды, балалар яңалык көтә, шуңа күрә аниматор, балалар бәйрәмнәрен оештыручыларга да алар белән бер дулкында булырга, аларның ни белән кызыксынганын белергә туры килә. Шулай да авыл җирендә балалар ихласрак, – ди ул.
Бәяләргә килгәндә, Ләйсән әйтүенчә, аның программасы 4,5 мең сумнан башлап 7 мең сумга кадәр җитә. Ә иң еш сорала торган программалар 5–6 мең сум тора.
– Шәһәрдә генә түгел, авылларда да бәйрәмнәр уздыру – чыгымлы эш. Кунакларны өйгә дәшкән очракта да кимендә 20 мең сум акча барыбер тотыла, чөнки авылда балаларны бик күп чакыралар, – ди ул.
Ялтыравыклы тормыш
Психология фәннәре кандидаты, балалар психологы Люция Ибәтуллина фикеренчә, хәзерге җәмгыять – кулланучылар һәм нарцисслар җәмгыяте. Монда матди кыйммәтләр рухи кыйммәтләрдән өстенрәк чыга.
– Әйе, без рухи кыйммәтләр турында сөйлибез, ләкин гамәлдә матди кыйммәтләр белән күрсәтәбез, – ди белгеч. – Фатирыбыз булса да, зуррагын телибез, телефоныбыз булса да, кәттәрәген, шәбрәген сорыйбыз. Һәм боларның барысын да кешегә күрсәтеп эшлибез. Бу, әлбәттә, балаларда чагылыш таба. Социаль челтәрләр дә үз эшен эшли. Хәзерге балалар – блогерларны карап, алардан үрнәк алырга тырышып үскән буын. Аларны матур, ялтыравыклы тормыш җәлеп итә. Нарцисслар җәмгыятендә кеше фикеренә ихтыяҗ зур. Һәр төрле бәйгеләр, грамоталар, лайклар кешедә «мине бөтен кеше бәяли» дигән фикер тудыра. Бу балаларда һәм яшүсмерләрдә аеруча нык чагыла, аларның тормышка карашын үзгәртә.
Психолог фикеренчә, туган көннәргә бүләкләрне сорап алу да мөнәсәбәтләрнең «сәламәт» булмавына ишарәли.
– Ул әйбер аңа кирәк тә булмаска мөмкин, ләкин «башкаларга охшарга тырышу», теге яки бу әйбернең хуҗасы булу теләге барыннан да көчлерәк булып чыга. Хәзер балалар тиз өлгерә. 9 яшьтә инде яшүсмер чор башлана. Мин әйткән күренешләр бу вакытта аеруча көчле чагыла, чөнки әгәр син башкалардан аерылып торасың икән, сине читкә тибәрәчәкләр. «Мин дуслаша белмим, шуңа күрә тышкы атрибутлар белән җәлеп итәм», – дигән идея барлыкка килә. Яшүсмер вакытта дуслык, билгеле бер төркемдә булу бала өчен бик мөһим, – ди ул.
Люция Ибәтуллина әти-әниләрнең башка балага бүләккә акча бирүләрен хуплау бөтенләй дөрес түгел, дигән фикердә.
– Бәйрәмнең максаты акча җыю, бүләкне «каплау» булырга тиеш түгел. Син бит балаңның дусларын кунак итәсең. Әгәр мөмкинлегең юк икән, аны үткәрмәү хәерлерәк. Бүләк сайлау исә икенче кешенең кадерле икәнен күрсәтә, – ди ул.
Сораштыру
Сез, бала күңелен күрү өчен, гаилә бюджетыннан ничә сум бүлеп бирергә әзер?
Гөлнур Фәтхетдинова (Чистай районы Исләй авылы):
– Балаларга 8, 6 һәм 1,5 яшь. Ел да туган көннәрен уздырабыз. Күпчелек вакытта өйдә генә утырабыз, районга уен зонасына да алып барганыбыз бар. Бәйрәм чыгымы шуннан карап хәл ителә. Каядыр барсак, барлык чыгымнар 8 мең сумга кадәр җитә. Бүләкне 1 мең сумнан да кимгә алганыбыз юк. Шарлар, тортларга да заказ бирәбез. Өйдә гаилә белән генә билгеләп узганда 2 мең сумга да сыешабыз.
Гөлфинә Каюмова (Казан):
– Моны һәр гаилә үз матди хәленнән чыгып хәл итә инде. Шулай да баланың кәефен күрер өчен, бюджеттан ничек тә өлеш чыгарырга тырышасың. Без дә барысын да балалар белән уртага салып сөйләшеп хәл итәбез. Өйдә гаилә белән генә билгеләп узуга да каршы түгелләр. Акча янчыгы нинди генә хәлдә булса да, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, туган көннәрдә дә балаларны игътибарсыз калдырганыбыз юк.
Гөлнара Хуҗина (Алабуга районы Морт авылы):
– Балаларга 3, 7, 10, 12 һәм 17 яшь. Гаилә бюджетыннан күпме акча бүленгәнен санаганыбыз юк. Без бүләк бирер өчен бәйрәм көнен көтмибез. Һәр баланың нәрсә белән кызыксынганын күзәтәбез дә һәркайсына яраклы итеп күп итеп төрле уенчыклар, китаплар, пазллар алып кайтып куябыз һәм шуларны гел биреп торабыз. Балаларның туган көннәрен яшьтәшләрен җыеп уздырырга тырышабыз. Үзем тамада булып, төрле уеннар уйнатып, бүләкләр биреп, кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Каядыр бармагач, өйдә генә уздыру чыгымлы түгел.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat