Татарстан Рәисе эшлекле сәфәр белән Мәскәүгә киткән. Биредә ул Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белән очрашачак. Республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы утырышында шул хакта белдерде.
“Сорауларыгыз калмасын өчен, Татарстан Рәисенең бүген Мәскәүгә китүе сәбәпле утырышта катнаша алмавы турында белдерәсем килә. Анда ул агымдагы мәсьәләләр буенча Премьер-министр Михаил Мишустин белән очрашу уздырачак һәм ВДНХда халыкара мәсьәләләр буенча бизнес вәкилләре белән очрашуда катнашачак”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Исегезгә төшерәбез: Михаил Мишустин быел июнь аенда Казанга килеп киткән иде. Сәфәре барышында ул Казан авиация заводында булды, төбәктә сәнәгатьне үстерүгә зур игътибар бирелүе өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat