Фәрит Мөхәммәтшин үтеп барган ел бюджеты үтәлешенә бәя бирде

Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышында Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы ел бюджеты үтәлешенә бәя бирде.

Утырышта республика бюджетына үзгәрешләр керде. Татарстан Республикасының 2023 ел һәм 2024–2025 еллар планлы чорга бюджеты турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.

Республика бюджетының керем өлеше 57,8 миллиард сумга артты. Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин сүзләренә караганда, керемнәрнең артуы аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары, илкүләм проектлар һәм федераль программаларны финанслашу кебек юнәлешләргә өстәмә акча бүлеп бирү мөмкинлеге тудырачак.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия финанс министры Антон Силуановның республиканың агымдагы ел бюджетын мактап телгә алуын искәртте. “Димәк, Татарстан икътисады санкцияләр ил төбәкләре казналарын, шул исәптән республика бюджетын да, тулыландыруга тискәре тәэсир иткән катлаулы чорны узды дип ышандырып әйтергә мөмкин. Бу эштә республика хакимиятенең өлеше зур”, – диде ул.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, узып баручы ел шактый авыр булды. Моңа да карамастан, бюджеттан финанслауга бәйле барлык билгеләнгән чараларны тормышка ашырып бетерде диярлек, дигән фикер белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. «Татарстанга теләктәшлек күрсәткән федераль үзәккә рәхмәт. Без акчаны сорап алу гына түгел, ә аны уңышлы һәм максатчан итеп файдалана да беләбез», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе


Фикер өстәү