Дәүләт Советы депутатлары Казанның чикләрен киңәйтү өчен тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советының илленче утырышында республика башкаласының чикләрен киңәйтү турында закон проектын, барлык төзәтмәләрне дә исәпкә алып, беренче һәм соңгы укылышта кабул ителәр.

Казан чикләренә “Курган” зират комплексын, “Динамо” спорт-биатлон комплексын һәм “Фәнни шәһәрчек”не кертәчәкләр.

Утырышта чыгыш ясаган Казан башкарма комитеты җитәкесе урынбасары Денис Калинкин сүзләренә караганда, закон нигезендә башкалага кушылачак объектлар чынлыкта шәһәр территориясе булып санала инде. Шуңа күрә өстәмә чыгымнар таләп ителми, диде ул. Гомумән алганда, Казанда яшәүчеләр саны 600 кешегә артачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү