Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айсхананың гаиләсенә кайгы килгән

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге якут кызы Айсхана – Анна Попованың әтисе вафат булган. Артистка бу турыда социаль челтәрдә хәбәр итте дип яза «Интертат».

«Туемда кулымнан тотып торырга, оныклар тууын көтәргә вәгъдә бирдең. Минем яныма килергә ышандырдың, мин сезнең янга кайтырга тиеш идем. Болай дөрес түгел. Син инде юк. Вәгъдәңне өздең. Мин сиңа яратуымны һәм кызыңны лаеклы итеп тәрбияләвеңне әйтергә өлгерми калдым. Мин һәрвакыт синең кечкенә, яраткан кызың булып калачакмын. Тыныч йокла. Мин сине бик нык яратам, әтием», – дигән сүзләр яза Айсхана.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү