Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министрына туган көне уңаеннан чапан бүләк иткән. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында язган.
Аның әйтүенчә, бүген ВДНХдагы “Россия” форумында БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары делегациясе Татарстан стенды белән танышкан. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика бердәмлек дәүләтләре белән эшлекле һәм дустанә элемтәләр булдыра.
“Татарстанның Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге белән тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллиард долларга җитте! Сүз уңаеннан, шуны канәгатьлек хисе белән әйтеп үтәсем килә: бүген кадерле дустыбыз – Казахстан Премьер-министры Алихан Әсхән улы Смаиловның туган көне. Аңа татар чапанын бүләк иттек”, – дип язган Татарстан Рәисе.
Ул шулай ук ярдәме өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдергән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat