Төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча килешү имзаланды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Репик белән очрашты.

Бизнес үсеше механизмнарын алга таба камилләштерү, инвестицион климатны яхшырту, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Репик кул куйдылар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү