Өйдә укучылар саны 751 балага кимегән

Бу саннарны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында китерде. Узган уку елы ахыры белән чагыштырганда, андыйлар 751гә кимегән.

– Гаиләдә белем алу – бик җитди мәсьәлә. Май аенда әлеге уку төрен сайлаучылар 3885 булса, октябрьгә китерелгән мәгълүматларга караганда, 3134 укучы исәпләнә. Бу – 751 балага ким дигән сүз. Димәк, без бу аларны мәктәпкә кайтарганбыз, –диде Илсур Һадиуллин.
Өйдә укуга формасын күбрәк башлангыч сыйныф укучылары сайлый икән. Югары сыйныфта андыйлар күп түгел. Әйтик, 11 нче сыйныфны 15 мең бала тәмамласа, шуның 100е өйдә укыган. Гаиләдә укучылар саны артуны министр репетиторларның күбәюенә дә бәйләп аңлатты. Әмма аңа карап кына уку сыйфаты артмый.

Министр мәктәп һәм өйдә укуның аерамасын да китерде. Бу БДИнәтиҗәләрендә дә чагыла. Гаиләдә укучылар рус теленнән сынауны– 7, математикадан – 11, тарихтан – 15, географиядән 37 баллга начаррак тапшырган. Моны ул уртача балл күрсәткечләреннән чыгып әйтте.

– Закон өйдә укытуга каршы килми. Әмма ничек кенә булмасын, бу мәсьәләгә карата фикерем үзгәрми. Җитди сәбәпсез гаиләдә укуга күчүне хупламыйм. Әти–әниләр башлангыч сыйныфтан ук балаларын социальләшүдән мәхрүм итеп, җитди хата җибәрә. Моны алар ул–кызлары югары сыйныфка җитә башлагач аңлый башлый, – диде республиканың баш педагогы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү