Рөстәм Миңнеханов сигез кешене “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләгән

Ике хатын-кыз “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 10 кешене медальләр һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләгән. 8 кешегә “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылган.

Бүләкләнүчеләр арасында – Алексеевскдорстрой” ачык акционер җәмгыятенең участок җитәкчесе Фәнис Кәбиров, Татарстан Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Латыева, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Илшат Фәрхетдинов һәм “Элай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аудиторы Николай Чухлин.

Шулай ук Нурлат районы Егоркино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары РТ Алинә Булатовага, Татарстан Спорт министрлыгы Спортка әзерләү үзәге директорының спорт чараларын оештыру һәм үткәрү буенча урынбасары Эдуард Иванов, Теләче районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плехановага “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылган.

Тагын ике хатын-кыз “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Болар – Финанс министрлыгының бюджет өлкәсе тармакларында бюджет сәясәте бүлеге әйдәп баручы консультанты Анна Гусева һәм Федераль казначылык хезмәте Татарстандагы идарәсенең көч ведомстволарына хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Венера Дяглюк.


Фикер өстәү