Рөстәм Миңнеханов дүрт баланың Яңа ел хыялын тормышка ашырачак

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты. Бүген ул «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы холлында урнашкан чыршыдан балаларның Яңа ел теләкләре язылган өч открытканы алды.

«Зәй шәһәреннән Дмитрий «Ак барс» хоккей клубы белән очрашырга хыяллана, Байлар Сабасыннан Раяз телескоп сораган, Казаннан Матвей сәяхәт итәргә ярата һәм Кавказ тауларына барырга тели, ә Әмир акыллы колонка дип хыяллана. Балаларның хыялларын тормышка ашырырбыз! Олыларның иң зур теләге – барлык балалар да сәламәт булсын!.», – дип язган Татарстан Рәисе үзенең телеграм-каналында.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясен «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән башлап җибәрелгән иде. Быел ул 15 ноябрьдә башланды һәм 2024 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга гаризалар елкажеланий.рф рәсми сайтында кабул ителә. Һәр ел саен балаларның Яңа ел теләкләрен үтәүгә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин кушыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү