“Магнит давылы һәм һава торышы сәламәтлеккә йогынты ясамый” – Белгеч аңлатмасы

Магнит давылының һәм һава торышының кешегә йогынты ясавына турыдан-туры дәлилләр юк. Климатолог, география фәннәре докторы Нина Зайцева «RuNews24” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Магнит давылының һава торышына йогынты ясавына турыдан-туры дәлилләр юк. Бернинди дә! Давыл, әлбәттә, иң элек элемтәдә өзеклеләр, атмосфераның югары катламында (барлык радиосигналлар шуннан уза) үзгәрешләр китереп чыгара… Тик магнит давылының организмга йогынты ясавына, кешеләрнең нәкъ менә шуннан интегүләренә дәлилләрне ишеткәнем дә, күргәнем дә юк”, – дигән Зайцева.
Белгеч, давыл кар-бураннарга йогынты ясыймы, дигән сорауга: “Бу ике күренеш арасында бернинди дә бәйлелек юк”, – дип җавап биргән. “Магнит давылы белән кар-буран арасында бернинди дә бәйлелек юк. Җирнең безнең белән шаяруы бу. Кар аз идеме, менә хәзер кар көртләре түбәгә хәтле менде, яңгыр аз идеме – менә хәзер бөтен җирне су басты, бик яңгырлы идеме – менә хәзер корылык… Без бит Кояш тирәли бер кисәк ташта әйләнәбез. Әлбәттә, атмосфера циркуляциясе соңгы дистә ел эчендә, һичшиксез, климатта һәм һава торышында үзгәрешләргә китерде”, – дип аңлатып үткән Зайцева.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү