М7 юлының Иннополис тирәсендәге өлешен киләсе елда төзекләндереп бетерәчәкләр

М7 юлының Иннополис тирәсендәге өлешендә реконструкцияләү эшләрен киләсе ел азагында тәмамларга ниятлиләр. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Федераль юл агентлыгының Идел – Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

– Бу – озакка сузылган проект булып чыкты. Безгә проект документларын бераз үзгәртергә туры килде. Киләсе елда барлык эшләрне тәмамлап, әлеге участокны кулланышка тапшырырга телибез, – диде ул.

Сүз М7 трассасының Югары Ослан районына керүче 761 – 771 нче чакрымнары турында бара. Биредә төзекләндерү эшләре 2018 елның августында ук башланган. Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, бүген биредә юлның әзерлек дәрәҗәсе 47 процент тәшкил итә. Эшне кыш көне дә дәвам иттерәләр. Төзелеш эшләре тәмамлангач, Казаннан Чабаксарга таба юл дүрт полосалы булачак. Иннополис янында Казан, Иннополис һәм Ульяновск шәһәрләренә хәрәкәт итүне тәэмин итүче зур юл киселеше дә төзелә.


Фикер өстәү