Быел Татарстан мәктәпләрендә булачак укытучылар әзерләү өчен 368 педагогик сыйныф ачканнар. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, шул рәвешле булачак мөгаллимнәр әзерләү эше инде мәктәп эскәмиясеннән үк башлана.
Мәгариф өлкәсенең бурычы – икътисадның барлык тармаклары өчен белгечләр әзерләү. Шуңа күрә, министр әйтүенчә, 2023 елда инженерлык, аэрокосмик, аграр, физика-математика, химия-биология сыйныфлары да булдырылган. Универсаль сыйныфлар да бар.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, белгечләр әзерләүдә укытучылар гына түгел, эш бирүчеләр дә катнаша.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat