Җылыту сәбәпле, ике боз кичүендәге хәрәкәт ябыла

Татарстанда җылыту сәбәпле, ике боз кичүендәге хәрәкәт вакытлыча ябылачак. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Уңайсыз һава шартлары аркасында бүген 15 сәгатьтән Яшел Үзән районында «Зеленодольск – Нижние Вязовые» боз кичүе ябыла.

Моннан тыш, һава торышы начар булу сәбәпле, Мамадыш районында урнашкан «Соколки-Новозакамский» кичүендә дә хәрәкәт вакытлыча чикләнгән.


Фикер өстәү