Быел Казанда Яңа ел төнендә салютлар булмаячак

Быелгы Яңа ел төне салютларсыз гына узачак. Бу хакта Казан мэриясенең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Татарстанда бу елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак, ул пиротехника куллануны тыюны да күздә тота.

Ләкин Казанда яшәүчеләр салютларны махсус урыннарда җибәрә алачак. Алар — Гаврилов урамындагы майдан, Түбән Зареченск дамбасы, Тынычлык бистәсендәге Сабан туе мәйданчыгы каршындагы автомобильләр өчен тукталыш һәм Ипподром янындагы мәйданчык.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү