Татарстанда онлайн сәүдә үсеше… итектән башланган. Ник икәнен соңрак белерсез. Гомумән, электрон сәүдәнең әйтеп бетергесез әһәмияте һәм файдасы барлыгын барысы да таныды бугай инде. Әмма чишәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Казанда узган «Мой бизнес. E-COM» форумында шуларга игътибар иттеләр.
(акцент!) Аз гына статистика. Соңгы өч ел эчендә Татарстанда селлерлар саны (маркетплейсларда үз товарларын сатучыларны шулай атыйлар. – Авт.) 174 тапкыр арткан. Хәзер андыйлар саны – 55919 кеше. Татарстанда теркәлгән юридик затларның 12 проценты бу. Татарстанның электрон сәүдә өлкәсендәге товар әйләнеше 46 миллиард сумга кадәр артты, шуның нәтиҗәсендә республика Россиянең бу юнәлештә иң уңышлы 10 төбәге арасына керә. Ел башыннан Татарстанда гына да онлайн сәүдә мәйданчыкларында 92 млрд (!) сумлык сатып алулар теркәлгән.
Тынычланырга ярамый
Ә барысы да итектән башлана. Татарстанның эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Рәис ярдәмчесе Фәрит Габделганиев сүзләренчә, өч ел элек Кукмара эшмәкәре республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка үз продукциямне (ягъни итекләрен) маркетплейсларга чыгара алмыйм дип зарланган. Югыйсә эшмәкәр бөтен дөнья буенча сату итә икән инде. Җитештергән продукциясе АКШ, Мальта, Гарәп Әмирлекләренә кадәр барып җиткән. Тик җирле маркетплейсларга юл ябык.
– Бу мөрәҗәгатьтән соң электрон сәүдәгә бәйле тулы белән программа барлыкка килде, өч ел эчендә аның нигезендә яңа сатучыларны җәлеп итү буенча эш башкарыла, – дип сөйләде бизнес-омбудсмен.
Аның әйтүенчә, Татарстан – төбәктә интернет-сәүдәне үстерү буенча алдынгылар арасында.
– Әмма тынычланырга ярамый. Безгә әлеге тармакның кая таба барганын, киләсе елда нәрсә көткәнен белергә кирәк, – дигән фикердә Фәрит Габделганиев.
Киләчәккә фараз
Нәрсә көтә соң? Бу сорауга фикер-фаразларын зур маркетплейсларга нигез салучылар җиткерде.
Татьяна Бакальчук, «Wildberries» маркетплейсына нигез салучы:
– 2024 ел авыр булачак. Чөнки кәбисә елы килә. Асылда авырлык электрон сәүдәне оештыру мәсьәләсендә чагылачак. Без җәмгыять һәм халык алдында социаль җаваплылык тоябыз. Тагын бер мәсьәләгә дә игътибар итмичә булмый. Мин, ана һәм гади кулланучы буларак, онлайн сәүдәгә әле кермәгән әллә ничә төрле товар атый алам. Мәсәлән, минем ике бәләкәй балам бар. Аларга ике яшь. Мин аларга ярарлык кием таба алмыйм. 1 яшькәчә балаларга әле нидер табарга була. Әмма яше арткан саен, сайлап алу мөмкинлеге азая, төрлелек юкка чыга. 7 яшьлек балама гомумән сәгатьләр буе үз кибетемдә товар карап утыра алам. Бу юнәлеш әлегә урып-җыелмаган кыр төсле. Эшмәкәрләр нәрсә тәкъдим итүләрен уйласын иде.
Сергей Беляков, «Озон» идарәче директоры:
– Ниндидер начар нәрсә көтәргә кирәкми. Электрон сәүдә феноменының асылы шунда ки, ул бик тотрыклы. Хәтта бик көчле чикләүләр кысасында да без үсәргә сәләтле. Әмма спекуляцияләргә юл куймаска кирәк. Син күренә башлаган саен, көндәшләр өчен максатка әвереләсең. Татарстан җитәкчелеге электрон сәүдәне көченнән килгәнчә үстерергә һәм аларга теләктәшлек күрсәтергә тырыша. Әгәр дә икътисадны алга сөрүче көч бар икән, аның үсешен тоткарлау ник кирәк? Бик күп кенә хакимият җитәкчеләре Татарстан дәрәҗәсенә әле җитмәгән дә.
Линар Хөснуллин, «KazanExpress» генераль директоры:
– Алдагы ике ел электрон сәүдә тармагына яңа гына килеп кушылганнар өчен хәлиткеч булачак. Алар электрон сәүдәнең «кит»лары саналган кешеләр белән ярыша алырмы, алга киткәннәрне куып тотармы, көндәшлек тудыра алырмы, сатып алучыларга һәм сатучыларга яңалык алып килерме? Компанияләр иртәме-соңмы комиссия хакын күтәрәчәк (әйтик, сатудан комиссия), алар да үзләренә зыянга эшләүдән арачак. Әйтик, мисал өчен, Amazon сату мәйданчыгында комиссия күләме 50 процентны алып тора.
Дмитрий Русаков, «Яндекс»ның электрон коммерция сервисларының дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча директоры:
– Маркетплейсларда буш булган юнәлеш табу, чынлап та, җиңел түгел. Бер мисал китерәсе килә. Бездә шәхси гигиена кирәк-яраклары белән проблемалар бар икән. Без хатыным белән косметика кибетенә кергән идек. Ул миңа кулына алган һәр сабынны күрсәтеп, иснәтеп торды, «Моның белән кул юар идеңме?» – дип сорашты. Аңлыйсызмы: кешегә сабынның күбекләнүе генә түгел, хуш исле һәм матур булуы да мөһим. Шәхси гигиена кирәк-яраклары – кешеләр маркетплейсларда кызыксынып караган товарлар исемлегендә икенче урында тора. Өченче урында – көнкүреш хуҗалык товарлары.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat