125 баланы поезддан төшереп, йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар

Төмәннән Адлерга баручы поездда, Саратов өлкәсенә килеп җиткәч, бер балага (төркемләшеп баручы балалар арасыннан берсенә), тән температурасы югары булу сәбәпле, медицина ярдәме таләп ителгән. Нәтиҗәдә 120 баланы сәламәтлеген тикшертү өчен хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә “ТАСС”.

Роспотребнадзор урында мобиль лаборатория оештырган. Барлык балалар тикшерелгән. Шуннан соң аларны автобусларга утыртып Саратов өлкәсенең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.
30лап баланың тән температурасы күтәрелгәнлеге мәгълүм. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Килеп туган хәл аерым контрольдә тотыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү