Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “М12” юлының республика аша узучы өлешенең әзер булуын ил Президентына җиткергәнче, аны шәхсән үзе сынап караган.
Ул, Татарстанда җитештерелүче “Аурус” руленә утырып, юлның иң озын күпере – Идел елгасы аша салынган күпердән кузгалган. Рульдә барганда, Рөстәм Миңнеханов юл түшәмәсенең сыйфатын бәяләгән, “М12” тирәсе инфраструктурасын: ягулык салу станцияләрен, туклану пунктларын тикшерү өчен берничә урында тукталыш ясаган.
Ә инде юл ачылышына Рустәм Миңнеханов “КамАЗ”га утырып килгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat