Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин М12 төзелешен югары бәяләде. «Бүген зур күләмле проектны кулланышка тапшырабыз. Аны өч ел эчендә башкарып чыктык. Ил тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле. Юл төзү идеясеннән аның документларын рәсми рәвештә теркәүгә кадәр өч ел узды. Дөнья күләмендә дә бу кадәр кыска вакыт аралыгында мондый зур проектларны тормышка ашыручылар сирәк», – диде ул.
Аның әйтүенчә, әлеге трасса 50 миллионга якын кешегә кагылачак. «М12 автомобиль юлы аша Мәскәү белән Урал арасында йөк ташу күрсәткече 50 миллион тоннага кадәр артачак дип көтелә. Санкция шартларында Уралга, Көнчыгышкачыгу аеруча да мөһим», – диде вице-премьер.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat