Лениногорск бала тудыру йортыннан тантаналы рәвештә яңа туган сабыен хәрби каршы алды. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрби Руслан белән Раилә гаиләсендә шатлыклы вакыйга — кызлары туды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Яңа туган кызчыкка Риана дип исем биргәннәр. Ул — гаиләдә икенче бала. Зур кызлары Ралина шулай ук сеңлесенең дөньяга килүен түземсезлек белән көткән.
Гаиләне куанычлы көн белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Руслан Минһаҗев, ЗАГС бүлеге белгечләре, туганнары, дуслары килде.
«Яңа туган кызчыкның исән-сау үсүен телибез, әтисе тизрәк өйгә кайтсын», диелгән хәбәрдә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat