Ташламалы автокредит программасын киңәйтергә җыеналар

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2024 елның иткенче яртыеллыгында ташламалы автокредит программасына яңа категорияләр өстәү мөмкинлеген караячак. Бу хакта Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы,  вице-премьер Денис Мантуров сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер автомобиль алуга ташламалы кредитны мәгариф, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән затлар алу мөмкинлегенә ия.

«Киләсе елның беренче яртысында вазгыятьнең ничек буласын карарга тиешбез, аннары бу мәсьәләгә кире кайтырбыз. Без моны һәрвакыт акрынлап эшлибез, акчаны үзләштергән саен мәсьәләләрне хәл итә барабыз. Тенденцияләр, базарны, хәлнең ничек булачагын караячакбыз һәм үлчәнгән бик вакытлы карарлар кабул итәчәкбез», — дигән Мантуров ташламалы автокредит программасын киңәйтү мөмкинлеге турындагы сорауга җавап итеп.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү