Өлешчә мобилизация кысасында хәрби хезмәткә барлыгы 302 503 кеше чакырылган

Оборона министрлыгы мобилизацияләнүченең социаль портретын төзегән. Уртача алганда, алар 35 яшьләр тирәсендәге, урта һәм махсус урта белемле, эшләүче ир-атлар. РБК хәбәренә караганда, министрлыкның “Армия в цифрах -2023” материалларында әнә шундый мәгълүматлар урын алган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, өлешчә мобилизация кысасында 1430 муниципаль берәмлектән барлыгы 302 503 кеше чакырылган. Шуның 33 меңнән артыграгы, повестка килгәнен көтмичә, хәрби комиссариатларга үзләре барган.

Мобилизацияләнүчеләрнең яртысыннан артыграгы (57%) өйләнгән һәм аларның балалары бар (56,3%). Өчтән бер өлеше – бер (31%), дүрттән бер өлеше – ике, 0,3 проценты – 3 бала әтисе. 7 проценты – югары белемле. 30 проценты – махсус урта белемле, 63 проценты – урта белемле. Күпчелеге (96,4 проценты) – армиядә хезмәт иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү