28 декабрь. Шәхесләр

Галим-физиолог, биология фәннәре докторы (1950), Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе Осман Курмаев 1903 елның 28 декабрендә Пенза губернасынын Саранск өязе Кривозерье волостенә караган Сырка авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Төп фәнни хезмәтләре нерв системасының һәм гумораль факторларның йөрәк эшчәнлеген көйләү механизмнарын өйрәнүгә багышланган. Шулай ук ул сугыш вакытында җәрәхәтләнүдән соң килә торган шок халәтен өйрәнә һәм аны дәвалау юлларын таба. Осман Җамалетдин улы Казан Шәһәр советы, СССР Югары Советы депутаты, Азия һәм Африка илләре бердәмлеге комитеты әгъзасы буларак та җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә.

Татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасы) Иске Аллагол авылында туа.

Ул укучыга «Алтын Йолдыз» (1948), «Газинур» (1951), «Мәңгелек кеше», романнары аша таныш. «Сүнмәс утлар» (1958) романы өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелә. Шул ук елны язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. «Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмәтен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза. Аның «Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм галим Гази Кашшафка багышлана.

Татар шагыйре, журналист, Идел-Урал легионында фашистларга каршы яшерен оешмада катнашучы Әхмəт Садретдин улы Симай 1915 елның 28 декабрендә Усть-Рахмановка авылында (Пенза губернасы) туа.

Татар Иҗтимагый мәдәни үзәгендә әдәбият түгәрәгендә катнаша, анда Муса Җәлил белән таныша. Шул вакытта Муса Җәлил Мәскәүдә татар телендә үзәк басмаларны редакцияли, бу газетларда Әхмəт Симайның беренче шыгырьләре бастырыла.

1940 елда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елда Әхмəт Симай очкычы бәреп төшерелә һәм ул фашистларга әсирлеккә төшә. Анда Әхмəт Симай «Идел-Урал» легионына эләгә, анда фашистларга каршы яшерен оешмада катнаша. Фетнә планы уңышлы тәмамланган очракта, Әхмəт Симай Украина партизаннарына кушылырга тиеш була. Гестапо фашистларга каршы оешманың катнашучыларын ачыклагач, аларның барысы да тоткарлана. Дрезден шәһәрендә 1944 елның февралендә бу оешмада торучылар үлем җәзасына хөкем ителә. Әхмәт Симай фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында Плёцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.

Аңа һәм башка җәлилчеләр истәлегенә Казан үзәгендә Кремль янында хәтер барельефлары ачыла.

 

 

 

 


Фикер өстәү