«Менделеев үзәне» дигән балаларны һәм үсмерләрне эшкә өйрәтү инновацион үзәге ачылды

Менделеевск шәһәрендә «Менделеев үзәне» балаларны һәм үсмерләрне эшкә өйрәтү инновацион үзәге ачылды. Бу – «Индустрия 4.0», инженерлык һәм фәнни иҗат, IT- креатив технология юнәлешләре буенча заманча киңлекләр.   

Гадәти түгәрәкләр һәм секцияләр урынына хәзер бу үзәктә  автомодель, авиамодель, судомодель лабораторияләре, химия һәм гидропоника буенча фәнни лабораторияләр, дронрейсинг, роботехника, тавыш яздыру, нейрогимнастика студияләре, сенсор бүлмәләре һәм башкалар эшлиячәк.

Бу уникаль үзәкне ачуда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технология һәм элемтә министры  Айрат Хәйруллин, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, район башлыгы Радмир Беляев, “Аммоний” химия комплексының генераль директоры Дмитрий Макаров катнашты.

– Галим булыр өчен тикшерү эшләре алып бара белергә, китап уку гына түгел, ә кулларың белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Ә моның өчен үзәктә бөтен шартлар да тудырылган, – диде Рифкат Миңнеханов, үзәккә бәя биреп.

Чыннан да, бу үзәктә хәзер инде мәктәптә укыганда ук  һөнәр сайларга һәм белемеңне үстерергә  мөмкин. Район башлыгы Радмир Беляев та шуңа басым ясады.

– «Аммоний» химия комплексы ярдәме белән  без заманча үзәк төзи алдык. Инде балаларны урта һәм югары уку йортларына югары дәрәҗәдә  әзерли алырбыз, – диде ул.

«Менделеев үзәне» — ул Бәшир Рәмиев исемендәге Казан технопаркындагы балалар IT-паркының күчермәсе.  Менделеевскида химия комплексы белән бергә тормышка ашырыла торган  мәгариф кластеры проектының бер өлеше. “Менделеев оныклары” химия—технология лицеен ачу аның беренче этабы булды.  Август аенда лицейны ачу тантанасына  Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү