Якутск шәһәрендә төзелештә эшчеләр атыш оештырган. Полиция килеп туган хәлнең сәбәпләрен билгели.
“Татар-информ” Саха (Якутия) Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, атыш Вилюйск трактында төзелеп килүче бина территориясендә булган. Якындагы чит илдән килгән ике төзүче арасында гауга килеп чыккан. Нәтиҗәдә ике ир-ат яраланган.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре гауга чыгаручыларны ачыклау буенча махсус чаралар үткәрә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat