Татарстанда Владимир Путин кандидатурасын хуплау дәрәҗәсе 80 проценттан арткан

Киләсе сайлауда Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин кандидатурасын Татарстанда яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы хуплый. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге йомгаклау утырышында журналистларның сорауларына җавап биреп, төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

«Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россиядә Владимир Путин кандидатурасына халык ышанычы дәрәҗәсе бүген 78-80 процент тәшкил итә. Ә Татарстанда бу күрсәткеч 80 проценттан югары», — дип билгеләп үтте ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Россия Президентын сайлау 2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр дәвам итәчәк. Искәртик, Владимир Путин яңа срокка үз-үзен тәкъдим итү карары турында 8 декабрьдә – Ватан Геройлары көне уңаеннан тантанада игълан итте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү