Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда профилактик рейдлар уздырырга ниятли. Алар тәртипле, намуслы йөртүчеләрне Яңа ел белән котлап, нык сәламәтлек һәм имин юллар теләячәк.
Дәүләт автомобиль инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, чараны барлык 45 районда үткәрү күздә тотыла. Түбән Кама шәһәрендә, беренчеләрдән булып, Кыш бабай һәм Кар кызы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә юлга чыккан да инде. Яңа ел патруле, йөртүчеләрне туктатып, аларга кечкенә генә бүләкләр һәм юлларда иминлекне саклау турында брошюралар тапшырган.
Моннан тыш полиция хезмәткәрләре рульдәгеләргә тизлек режимын саклау, “зебра”га килеп җитәрәк тизлекне киметү, балалар өчен махсус утыргыч һәм иминлек каешлары куллану кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшергән.
Шуннан соң әкият геройлары йөртүчеләргә имин юллар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне, җәяүлеләргә игътибарлы булуны теләгән. Акциядә катнашучыларның барчасына бүләкләр тапшырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat