29 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара виолончель көне

Бу рәсми булмаган бәйрәм датасы итеп, Каталониянең танылган виолончелисты, дирижеры, композиторы Пабло Казальсның (1876-1973) туган көне сайлана.

Бу музыка коралы турында беренче искә алу XVI гасыр уртасына карый. Аны оештыручы италияле Андреа Мати була. Ә инде XVII-XVIII гасырларда виолончельнең корпусы хәзерге модельләргә охшаш була.

 

Губерналарга бүленү

1708 елда Петр I указы белән Россиядә губерналар төзелә. Бу указга кадәр Россия территориясе өязләргә һәм волостьларга бүленгән була. 1708 елның 29 декабрендә сигез губерна: Мәскәү, Ингерманланд (Петербург), Смоленск, Киев, Архангельск, Казан, Азов һәм Себер губерналары оештырыла. Аларны губернаторлар җитәкли.

1719 елда губерналар саны 11 гә кадәр арткан, ә губерналар үзләре провинцияләргә бүленә. 1775 елда Екатерина II дәүләт төзелеше реформасын үткәрә, аның барышында провинцияләр 40 губернага үзгәртелә. Дәүләт административ-территориаль төзелешенең мондый структурасы 1917 елга кадәр яши.

 

Кырым – Россиядә

1791 елда Госманлы империясе белән Яссы тынычлык килешүе төзелү нәтиҗәсендә Кырым Россия империясе составына керә.

 

Орден

1972 елда СССР Югары Советының Президиумы карары нигезендә Татарстан АССР Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

 

Яңа ел фильмы

1956 елда режиссер Эльдар Рязановның «Карнавальная ночь» фильмы премьерасы уза. Бу фильм күрсәтелә башлауга ук цитаталарга «тарала». Һәм бүген, алты дистә елдан артык вакыт узгач та, ул тамашачыларының иң танылган һәм яраткан кинокомедияләреннән берсе булып кала. Фильм Мәскәүдә Бөтенсоюз кинофестивалендә (1958) беренче премиягә лаек була.

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү