Нидерланд психологы, профессор Ван дер Ховен Коръәни Кәримне уку һәм «Аллаһ» сүзен кабатлау барышында ачыш ясаган. Профессор бу ачышны өч ел буена күп кенә кешеләр белән алып барган тирән эзләнүләр тәҗрибәсе белән раслаган. Аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авыруларның күбесе мөселман булмый, кайберләре гарәпчә бер сүз дә белмәгән.
Дәвалау барышында аларга «Аллаһ» сүзен дөрес итеп әйтергә өйрәтәләр. Нәтиҗәсе барысын да гаҗәпкә калдырган. Әлеге сүз бигрәк тә төшенкелеккә бирелү һәм психик киеренкелектән азапланган кешеләргә уңай йогынты ясаган. «Коръәнне гарәпчә даими укучылар һәртөрле психик авырулардан имин була, чөнки анда «Аллаһ» сүзе күп мәртәбә кабатлана», – ди психолог.
Профессор «Аллаһ» сүзендәге һәрбер хәрефнең психик авыруларны дәвалаганда уйнаган ролен дә аңлата. Мәсәлән, «һәмзә» белән «әлиф», сулышны контрольдә тотып, тын юлларының эшчәнлеген яхшырта. «Ләм» сулышны җиңеләйтә. Ахыргы хәреф «һә» үпкә белән йөрәкне тоташтыра. Бу тоташу, үз чиратында, йөрәк тибешен тәртипкә сала икән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat