Бөрбаш авылында яшь көрәшчеләргә спорт костюмнары бүләк иткәннәр

Балтач районының Бөрбаш авылы заманында республикада көрәшчеләр авылы буларак танылды. Дистәгә якын РСФСРның спорт остасы тәрбияләгән авыл бу.

Дөрес, бер чорда бу «чылбыр»да өзеклек килеп чыкты. Соңгы елларда авыл диеп җан атучылар спортның бу төрен кабат үстерү өчен күп көч куя. Шундый иганәчеләр — Казанда яшәсә дә, мәрхүм әтисенең туган авылына бик күп матди ярдәм күрсәтүче Нияз Галимуллин, авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин, хуҗалык җитәкчесе Рафис Солтанов, бәйрәм алды көннәрендә авылның яшь көрәшчеләре белән очрашып, аларга спорт костюмнары бүләк иткән. Чәй өстәле артында үткән әлеге очрашуда егетләргә яңа елга бурычлар да билгеләнгән.

«Ирешелгәннәрне югалтуы гына тиз шул, яңа үрләр яулау өчен вак адымнар белән барырга туры килә. Дәвамы нәтиҗәле булса иде», — ди алар.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү