Согуд Гарәбстаны рәсми рәвештә БРИКС оешмасының тулы хокуклы әгъзасы булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
— Согуд Гарәбстаны Корольлеге БРИКС оешмасында алты башка дәүләт белән беррәттән тулы хокуклы әгъза булды. Бу аның дөнья аренасындагы позициясен ныгытачак, — дип белдергәннәр Корольлек телевидениесендә.
Искәртеп узабыз, БРИКС рәисе сыйфатында октябрьгә билгеләнгән Казандагы саммитны Россия Президенты Владимир Путин ил эшчәнлегенең кульминациясе дип бәяләде. БРИКС саммитын нәкъ менә Татарстан башкаласында уздырырга Россия лидеры үзе тәкъдим итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat