Казанда Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Ногманов белән хушлашалар.
Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенә элекке коллегалары һәм Эчке эшләр министрлыгыннан хәзерге хезмәткәрләре, шулай ук гаилә әгъзалары һәм дуслары җыелган. Хушлашу мәрасиме башланганчы ук, мәдәният үзәге залы генерал белән саубуллашырга килгән кешеләр белән тулган иде.
Кешеләр чәчәкләр һәм веноклар алып килгән. Почетлы каравылда ир-атлар бер-берсен алмаштыра.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat