Гаилә елында республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә төрле чаралар узачак. Әлеге чараларның бер ише сайлауларга гаилә белән бергә баруга багышланыр дип көтелә.
Татарстанның Үзәк сайлау комитеты рәисе Андрей Кондратьев сүзләренчә, республика сайлауларга гаилә белән бергәләп бару традициясе белән аерылып тора.
— Андый мизгелләр гомерлеккә истә кала. Безнең бу матур традицияне саклыйсыбыз килә. Балалар сайлауларга теләк һәм кызыксыну белән барырга тиеш. Өлкәннәргә киләчәк буынга шундый тәҗрибә тапшырырга кирәк,- ди ул.
Әлеге проект кысасында белем бирү, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте оешмаларында төрле чаралар, гаилә фестивальләре, концертлар һәм конкурслар уздыру каралган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat