Россиягә Төркиядән беренче партия йомырка кертелде. Россельхознадзор хәбәр итүенчә, кертелгән товарның гомуми саны — 316,8 мең данә.
Төркиядән йомырка кертелү әлеге продуктка бәяне төшерергә ярдәм итәчәк. Бу хакта журналистларга Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев әйткән иде.
— Якын арада Әзәрбайҗаннан йомыркалар килергә тиеш. Ике-өч атнадан Төркиядән дә киләчәк, бу безгә бәяләрне җайларга мөмкинлек бирәчәк, — дигән иде министр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat