Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә — төнлә һәм көндез термометр баганасы -18 дән -23 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -17 дән -24 градуска кадәр салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
«Көндез бераз кар ява, төнлә һәм иртән урыны белән буран», — диелә хәбәрдә.
Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәрткән җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat