Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга юлларда сак булырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын юлда сак булырга, метеохезмәтләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтүләренә игътибарлы булырга өндәде.

«Аномаль салкын һәм карлы һава торышы урнашты, юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Яңа елның өч көнендә республика юлларында 13 юл һәлакәте теркәлде инде, анда бер кеше һәлак булды, 16 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Метеохезмәтләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтүләренә карата игътибарлы булыгыз», — дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Ул коммуналь хезмәтләр һәм ЮХИДИ идарәсенең тулы куәтенә эшләвен, тик татарстанлыларның иминлеге гражданнарның үзләреннән дә торуын әйткән.


Фикер өстәү