Ил Хөкүмәте алдагы биш елда юлларга 14 триллион сум акча бүлеп бирәчәк

Россия Хөкүмәте 2024-2028 елларга юл төзелеше планын киңәйткән. Аның кысасында 380 проектны тормышка ашыру күздә тотыла. Аларга 14 триллион сумнан да күбрәк акча бүлеп биреләчәк. Шуның 5,6 триллион сумы — федераль бюджет акчасы.

Аерым алганда, М10, М7, М5 кебек федераль трассаларны киңәйтү кысасында юл эшләре каралган, диелгән Хөкүмәтнең рәсми сайтында.

«Россия», «Төньяк — Көньяк» транспорт коридорларын үстерү юнәлешендә дә эш дәвам иттереләчәк. Әлеге максаттан М12 автомобиль юлын алына таба төзү, Махачкала, Әстерхан, Хасавюрт кебек шәһәрләрне урап узу юлларын салу да каралган. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, 2023 елда ил күләмендә 188 миллион квадрат метр таш юл түшәлгән. Әлеге рекорд күрсәткечләр яңа юллар тирәсендә яшәүче торак пунктларның үсешенә дә ярдәм итә, дип тә искәрткән ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү