Путин Казанда узачак «Киләчәк уеннарында» чит ил кунакларын кабул итәргә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин быел Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммитында һәм «Киләчәк уеннарында», шулай ук тагын берничә зур чарада чит ил кунакларын кабул итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Россия лидерының сәфәрләренә багышланган язмада илдә майга кадәр һәм майдан соң узачак вакыйгалар телгә алына (гамәлдәге дәүләт башлыгы соңгыларында яңа срокка сайланган очракта катнаша алачак).

«2024 елда РФ киңәйтелгән БРИКСта рәислек итә, саммит Казанда узачак. Россиядә шулай ук БДБ саммиты да үтәчәк», — дип искәртә агентлык.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү