Ил Хөкүмәте авыл территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә бирелә торган дәүләт ярдәме күләмен арттырган. Бу хакта үзәк басмалар хәбәр итә.
Мәсәлән, хәзер шундый бер проектны гамәлгә ашыру өчен 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирелергә мөмкин. Элегрәк дәүләт ярдәменең максималь күләме 2 миллион сум тәшкил итә иде. Моннан тыш, төбәкләргә авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына бүлеп бирелә торган субсидиянең минималь күләме дә 1 миллионнан 3 миллион сумга кадәр арттырылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat