104 яшьлек ветеран озын гомерле булу серен әйткән

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллин 104 яшен тутырган.

Ул үзенең озын гомерле булу сере белән дә уртаклашкан. Ә алар гап-гади икән – сәламәт туклану, көн саен ким дигәндә 10 минут физзарядка һәм позитив фикерләү.

“Татар-информ”га Буа администрациясендә сөйләүләренчә, Рәүф Төхфәтуллин ялгызы гына яши. Атнасына берничә тапкыр социаль хезмәткәр килеп, хуҗалык эшләрендә булыша. Шулай ук аны туганнары да ташламый, әледән әле килеп, ярдәм итә. Ә Рәүф абый үзе якын гына урнашкан паркта саф һава суларга һәм скандинавия таяклары белән йөрергә ярата ди.

Сугышта батырлыклары өчен ветеран күп төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү