Бүген иртәнге сәгать 5тә Казанның Корстон сәүдә үзәге янындагы машиналар кую урынында атыш булган. Социаль челтәрләрдәге мәгълүмат буенча, ир-ат үзен рәнҗетүчеләргә ут ачкан имеш.
Бу хактагы хәбәр “Вишневский” полиция бүлегенә килеп ирешкән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атлар арасында конфликт килеп чыкканлыгын һәм аларның берсе пистолетка охшаган әйберне алып, җиргә атканлыгын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге әйбернең травматик корал булуы билгеле булган.
Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү бара
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat