Казан ЗАГСы җитәкчесе урынбасарын вазыйфасыннан азат иткәннәр

Аның өлкән яшьтә булуына бәйле бу.

Казан ЗАГСы җитәкчесе урынбасары Ренат Әхмәтҗановны вазыйфасыннан азат иткәннәр. Татарстан хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган документта шул хакта әйтелгән, дип яза “KazanFirst”.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган. Әхмәтҗановны вазыйфасыннан азат итүнең сәбәбе аның өлкән яшьтә булуына бәйле.
Карар 11 гыйнвардан үз көченә керә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү