Россиядә хәмерле туңдырма спиртлы эчемлекләр исәбенә кертелгән, һәм ул тиешле кагыйдәләр буенча гына сатылачак. Бу хакта “ТАСС” Хөкүмәт карарына таянып яза.
Шулай итеп, составында этил спирты 0,5 проценттан күбрәк булган туңдырманы җитештерү, саклау һәм сатуга чикләүләр кертелә. Мәсәлән, аны балигъ булмаганнарга сату тыелачак.
Басмада аңлатып үтелгәнчә, элегрәк хәмерле туңдырма туңдырылган десертлар, катнашма һәм ширбәтләр исемлегенә кертелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat