Бәйрәм нәтиҗәләре. Кемгә – ял, кемгә – эш

Яңа ел каникулы, озын яллар тәмам. Хәзер җиң сызганып, эшкә керешер вакыт, тик аңа кадәр нәтиҗәләрне барлап чыгарга булдык. Гыйнварның беренче атнасы кемнәрнедер сөендерсә, икенче берәүләрне көендерергә дә өлгерде. 

Йортларда

Яңа ел безгә чын, ак карлы һәм суык көннәре белән килде. Татарстанда, Россиянең башка күп кенә төбәкләрендәге шикелле, инде атнадан артык салкын һава торышы саклана. Республиканың гидрометеоүзәге белгечләре сүзләренчә, аномаль суыклар 15 гыйнварга кадәр күзәтеләчәк. Бу көннәрдә һава температурасы хәтта 33 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

– 10 гыйнвардан 15енә кадәр Татарстан территориясендә тәүлеклек уртача температура минус 18–24 градусны тәшкил  итәчәк, бу нормадан 9–15 градуска түбәнрәк, – ди алар.

Кызганыч, еш кына мондый һава торышы янгыннарның кинәт артуына да сәбәпче була.

– Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, бәйрәм көннәрендә янгыннар арта. Шул ук вакытта моңа салкын һава торышы да сәбәпче була, чөнки кешеләр, бинаны җылытырга теләп, саклык чараларын боза, – ди Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат белән эшләү буенча бүлек башлыгы Андрей Родыгин.

Шулай итеп, республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин журналистлар белән очрашу вакытында 30 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Татарстанда 87 янгын чыгуын һәм аларда 5 кешенең һәлак булуын әйтте. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, янгыннар – 32,6 процентка, зыян күрүчеләр – 41,7 процентка, ә гомере өзелгәннәр бер кешегә кимрәк. Аның сүзләренчә, янгыннар күпчелек очракта мичләрне дөрес кулланмау һәм дөрес урнаштырмау аркасында килеп чыга. Шулай ук аларга ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу да сәбәпче. Күпчелек очракта янгын сүндерүчеләргә торак йортлардагы янгыннарны сүндерергә туры килә.

Әйтик, 8 гыйнварда Чирмешәндә шәхси йортта килеп чыккан янгынның нәтиҗәсе бигрәк тә аянычлы. Кичке алтылар тирәсендә килеп чыккан көчле ут 6 яшьлек кызчыкның гомерен өзә. Ут эченнән аның 36 яшьлек әнисен дә алып чыгалар. Хәзерге вакытта аның да хәле авыр, яшь әнинең гомере өчен табиблар көрәшә. Әлегә ут чыгуның сәбәпләре билгесез, ди белгечләр.

Моннан тыш, 9 гыйнварга каршы төндә Казанның Максимов урамындагы күпфатирлы йортта газ шартлаган. Бу хәл газ җиһазыннан дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан булырга тиеш, дип фаразлыйлар.

Юлларда        

Кызганыч, бәйрәм кәефен юлларда булган аварияләр да ямьсезләде. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматлар буенча, 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр юлларда 39 юл-транспорт һәлакәте күзәтелгән, аларда биш кешенең гомере өзелгән, 60ы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Әйтик, 7 гыйнвар көнне иртән Татарстанның Баулы районында юл-транспорт һәлакәте булган.  48 яшьлек хатын-кыз авария урынында ук вафат булган, тагын биш кеше зыян күргән.

Хастаханәләрдә

Бәйрәм көннәрендә табиблар да уяулыкны югалтмады. Әйтик, беренче атнада Казанның Ашыгыч ярдәм хезмәте 24 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Аларның күпчелеге ОРВИ белән бәйле булган. Моннан тыш, балалар саулыгына һәм җәмәгать урыннарында җәрәхәт алуга бәйле шалтыраулар да күп булган. Аның каравы, юллардагы бозлавык аркасында егылып имгәнүчеләр саны кимегән. Мәсәлән, гыйнварның беренче атнасында 57 тапкыр мөрәҗәгать итсәләр, узган ел ахырында мондый шалтыратуларның саны 147 булган.

Гаиләләрдә

Билгеле, озын яллар күңелсез вакыйгалары белән генә истә калмады. Якыннар, туганнар белән очрашу, аралашудан алган матур кичерешләр белән бергә сөенечле вакыйгалары да җитәрлек булды. Әйтик, озын ялларда кайсыдыр гаиләләр сабый туу шатлыгын кичерде. Аҗдаһа елының беренче көнендә республика 60 кешегә ишәйде. Яңа елны котлап аваз салган сабыйларның 32се малай булса, 28се – кызлар. Беренче бала Чаллыда туган. Аңа Идел дип исем биргәннәр. Бер атна эчендә исә Казанда 117 сабый дөньяга килгән.

Бәхетлеләр арасында Питрәчтә яшәүче Алисә һәм Айтуган Шәрәфиевләр гаиләсе дә бар. Алар улларына иптәшкә тагын бер малай алып кайткан.

– 2024 ел әле башланды гына, инде гаиләбезгә зур сөенеч китерде. Яңа ел бәйрәмнәрендә улыбыз Әмирхан дөньяга килде. Хәзер без – ике ул әти-әнисе. Исемен бик озак сайладык. Татарча да булсын, матур да яңгырасын, мәгънәле, көчле исем дә булсын, дидек. Исеме җисеменә туры килер дип өметләнәм. Яңа ел һәр гаиләгә дә безнеке шикелле зур сөенечләр, бәхет-шатлык кына китерсен, – диде Алисә Шәрәфиева.

Җәмәгать урыннарында

Яңа ел табынына әзерләгән сый-нигъмәтләр белән сыйланып, йокыларын туйдыргач, халык кабаттан кибет, сәүдә үзәкләре, базарларга юл алды. Бу юлы инде кием-салым артыннан. Алар акча янчыкларын бушатса, сатучылар мөмкин булганча табыш кертеп калырга тырышты.

– Без инде 2 гыйнвардан бирле эштә, – диде ВТ хәбәрчесенә бер кием-салым һәм аксессуарлар кибетендә эшләүче менеджер Айгөл Ибраһимова. – Ел ахырында һәм бу ял көннәрендә кибеттән кеше өзелмәде. Яңа елга кадәр бүләкләр алсалар, быел башлыча кием-салым сайладылар. Озын ялларда сату 60 процентка артты. Шуңа күрә без бик канәгать.

Бәйрәм көннәрендә акча эшләп калырга тырышучылар арасында кинотеатрлар да бар. «Интерфакс» басмасы хәбәр итүенчә, Яңа ел каникулы вакытында Россия кинотеатрларына 14,8 млн кеше барган. Бу вакыт эчендә алар 5,8 млрд сумга билет сатып алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 1,3 млрд сумга күбрәк, дип хәбәр иткән Россия мәдәният министры Ольга Любимова.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү