ОБЖ дәресе вакытында бер малайның чалбар кесәсендә сигнал ракетасы шартлаган

Башкортстанның Кушнаренко авылында ОБЖ дәресе вакытында 9нчы сыйныфта укучы бер малайның чалбар кесәсендә аучылар куллана торган сигнал җайланмасы шартлаган. Бу хакта “SHOT” телеграм-каналы хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматларына караганда, малай ракетага пистолетныкы кебек агач сап ясаган да кесәсенә тыгып куйган. Бермәл сыйныфташлары алдында коралы белән мактанмакчы буып, кесәсеннән тартып чыгарганда, ялгыш кына тәтесенә баскан. Ракета шартлап, малайның чалбарын аерып төшергән. Үзенә зыян килмәгән.
Үсмернең моңарчы административ җаваплылыкка тартылганы, учетта торганы булмаган. Хәзерге вакытта бу хәлне полиция тикшерә.


Фикер өстәү