Казанда 21 яшьлек йөртүче юлда ике машина арасында кысылып калган

Бүген иртән Казанның Залесная һәм Осиновская урамнары чатында авария булган. Бу хакта “KazanFirst” Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. “Daewoo” рулендәге 21 яшьлек егетнең иномаркасы юлда сүнеп калган. Йөртүче, машинасыннан чыгып, капотын ачкан да аккумулятор клеммасын җайлап куйган. Шуннан соң машина салонындагы пассажир туташтан ярдәм итүен сораган.
Алгы пассажир утыргычындагы туташ, ярдәмгә килеп, машина ачкычын борган. Шулчак иномарка урыныннан кузгалып киткән. Нәтиҗәдә егет ике автомобиль арасында кысылып калган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү