Владимир Путин узган елның иң мөһим нәтиҗәсен атаган

Россия барлык яктан җитеш ил булуын раслады – 2023 елның төп нәтиҗәсе шул. Президент Владимир Путин Анадырьда яшәүчеләр белән очрашуда шулай дип белдергән.

“Без аларга түгел, ә алар безгә бәйлерәк булып чыкты. Иң мөһиме – без үзебезгә дә, бөтен дөньяга да Россиянең барлык яктан җитеш ил булуын күрсәттек. Ышанычлы төстә алга карап баручы көчле ил булуын. Узган елның мөһим нәтиҗәсе әнә шул”, – дигән дәүләт башлыгы.

Ул хәзерге вакытта Европаның иң алга киткән дәүләтләренең дә икътисадта зур авырлыклар кичерүен билгеләп үткән. “Аларның проблемалары чиктән ашкан. Безнеке белән чагыштырырлык та түгел. Бездә – үсеш, аларда – артка китеш. Без моңа сөенмибез, теш ыржайтмыйбыз. Әмма чынбарлыкта шулай”, – дигән ил башлыгы.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү