Юлларда бозлавык, кар көртләре булырга мөмкин.
Татарстанда аномаль суык һавага кар-бураннар һәм көчле җил өстәлә
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәренә караганда, бүген – 11 гыйнварда, һава температурасының берникадәр күтәрелүенә карамастан, аномаль суык сакланып кала. Республикада болытлы һава, аз гына кар көтелә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, көн дәвамында секундына 8-13 метрга кадәр тизлектә көньяктан җил. Татарстан башкаласында көндез һава температурасы -13-19 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда – бозлавык, кар көртләре.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat