Авария бүген көндез булган.
“Татар-информ” шәһәр дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, Комлы Кавал ягыннан Матюшино тракты буйлап баручы “Chery”, “чыгымчылап”, юлда “бөтерелеп” куйган. Бу вакытта аның артыннан килгән “Ford” йөртүчесе тормозга басарга өлгермичә калган һәм “Chery”га килеп бәрелгән.
5 кешегә зыян килгән. Алар якындагы хастаханәгә озатылган. Административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat